+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
7 Октября 2022, 14:39

Кашкада күпер төзекләндерелде

Башкортстанның Аскын районы Кашка авылында төзекләндерелгән күперне ачу тантанасы узды.

Кашкада күпер төзекләндерелдеКашкада күпер төзекләндерелде
Кашкада күпер төзекләндерелде

Бүген, 7 октябрьдә, Кашка авылы һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр өчен чын мәгънәсендә тарихи һәм көтеп алынган вакыйга - "Урмияз - Кашка" автомобиль юлының Төй елгасы аша яткан күпер юлын төзекләндерелүдән соң ачу тантанасы булды.

Күперне яңарту эшләре электән үк планда каралган иде, әмма намуссыз подряд оешмасы аркасында ремонт эшләре уңышка ирешмәде һәм күпер алга таба эксплуатацияләүгә яраксыз дип танылды. 2020 елның ноябрендә яңа "Газгеология-Уфа" подрядчы оешмасы "Башкиравтодор" компаниясе белән берлектә "Уралуниверсалстрой" компаниясенең юл техникасы ярдәмендә күперне төзекләндерүгә кереште. Күпер - озынлыгы 108,3 метр һәм киңлеге 6 метр булган тимер-бетон конструкция булып яңартыла.

Күптән көтелгән объектны ачу тантанасында тран­спорт һәм юл хуҗалы­гы министры урынбасары Виктор Жульков, Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов, аның төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анатолий Щербинин, "Газгеология-Уфа" компаниясенең техник директоры Левон Аракелян һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

- Бүген без стратегик мөһим объект - "Урмияз - Кашка" автомобиль юлының Төй елгасы аша яткан күпер юлын төзекләндерелүдән соң ачылышы тантанасындабыз. Без бу вакыйганы бик озак көттек һәм, мөмкинлектән файдаланып, республика җитәкчелегенә проблемаларга зур игътибар биргәннәре өчен барлык төр эшләрне сыйфатлы башкарган подрядчы оешмаларга рәхмәт белдерәсем килә! Эшләрне төгәлләүне түземлек белән көткәннәре өчен халыкка рәхмәт белдерәм. Барыгызны да якынлашып килүче Башкортстан Республикасы көне белән котлыйм, - диде Динис Йосыпов.

Кашкада күпер төзекләндерелде
Кашкада күпер төзекләндерелде
Кашкада күпер төзекләндерелде
Кашкада күпер төзекләндерелде
Кашкада күпер төзекләндерелде
Кашкада күпер төзекләндерелде
Кашкада күпер төзекләндерелде
Кашкада күпер төзекләндерелде
Кашкада күпер төзекләндерелде
Кашкада күпер төзекләндерелде
Кашкада күпер төзекләндерелде
Кашкада күпер төзекләндерелде
Кашкада күпер төзекләндерелде
Кашкада күпер төзекләндерелде
Автор:Денис Таваев
Читайте нас