+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
17 октябрь 2022, 09:30

Рейтингта республика икенче урында

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итүенчә, 2015 ел башыннан төбәктә социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, яшьләр сәясәте, мәдәният һәм туризм өлкәсендә хезмәт күрсәтүче дәүләтнеке булмаган оешмалар саны — 6 мәртәбә, ә хезмәтләр алучылар саны 3 тапкыр арткан һәм ел саен 100 меңнән артык кеше тәшкил итә.

Рейтингта республика икенче урындаРейтингта республика икенче урында
Рейтингта республика икенче урында
Коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм турында сөйләгәндә, ул федераль дәрәҗәдә Президент грантлары фонды аша 2021 елда бүленә торган акчалар суммасы 121 миллион сумнан артуын, быел мондый ярдәмнең гомум күләме 204 миллион сумнан артып китүен билгеләп үтте.

«Бу эшнең нәтиҗәсе булып, дәүләтнеке булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү механизмнарын гамәлгә ашыру һәм социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча Русия субъектлары рейтингының яңа проектларын алга этәрү буенча Стратегик башлангычлары агентлыгы белән берлектә Русия Икътисади үсеш министрлыгы формалаштырган нәтиҗә тора. Бу рейтингта республикабыз икенче урында, - диде Ленара Иванова. - Рейтингта төбәкнең югары позициясе - төбәк һәм муниципаль хакимиятнең җәмгыять таләпләренә тизрәк җавап бирүен, социаль эшкуарлык өчен мөмкинлекләрне үстерүне, шул исәптән халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуны аңлата».

Республика җитәкчесе күрсәтелгән юнәлештәге уңышлы эшләре өчен социаль блокка рәхмәт белдерде.

Фото: businessmens.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас