

Башкортстанда җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган инвалидлар, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр газны тоташтыруга 100 мең сумлык сертификат алалачак. Бу хакта Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин хәбәр итте.
Искәртеп узабыз, хәзер бу категория өчен ташламаларга ия булучыларга ярдәм күләме 75 мең сум тәшкил итә. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга 100 мең сумлык сертификатлар бирелә. Үзгәрешләр Русия Президенты Владимир Путинның төбәк хакимиятләренә газ җиһазлары сатып алу һәм газ челтәрләренә тоташу өчен үз исәбенә түли алмаган мохтаҗ руссиялеләргә ярдәм күрсәтергә кушуы белән бәйле.
«Русиянең энергетика атнасы»нда чыгыш ясап, дәүләт башлыгы субсидияләрнең бер тоташуга 100 мең сумнан да ким булмаска тиешлеген әйтте. Субсидияләрнең бер өлешен федераль бюджет хисабына бирәчәкләр.
Сертификат алу хокукыннан файдалану өчен Башкортстан халкына якындагы «Газпром газораспределение Уфа» офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк – анда белгечләр йортларны газ челтәрләренә тоташтыру өчен техник мөмкинлек бармы-юкмы икәнлеге турында консультацияләя бирәчәкләр һәм тоташтыруга килешү төзиячәкләр. Килешү һәм кирәкле документлар пакеты белән халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә яки КФҮ офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Владимир Путин йөкләмәсе Русиядә 2021 елдан бирле гамәлдә булган социаль газлаштыру программасының логик дәвамы булды. Аның буенча газны газ белән тәэмин ителгән торак пунктларда җир участогы чикләренә бушлай җиткерәләр. Әлеге программа кысаларында 300 мең җир кишәрлегенә газ салынган инде. Программа 2022 елдан соң озайтылачак, аңа медицина учреждениеләренә кертергә планлаштыралар.