Русиялеләргә шәхси эшкуарлар тарафыннан күрсәтелә торган белем бирү хезмәтләре өчен түләргә рөхсәт иттеләр. Премьер-министр Михаил Мишустин тиешле карарны имзалады.
Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ата-аналар шәхси укытучы хезмәте, дәүләтнеке булмаган балалар бакчасы яки мәктәп хезмәте өчен түли ала.
Шул ук вакытта мондый хезмәтләр күрсәтүче шәхси эшкуарның белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булырга тиеш.
4 августта Президент шәхси балалар бакчалары (юридик берәмлек буларак теркәлгән хосусый белем бирү оешмалары) өчен ана капиталыннан акча сарыф итүне рөхсәт итүче законга кул куйды.
Фото: mk.ru