

Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 20 октябрендәге 1874 санлы "Мобилизацияләнгәннәргә ярдәм чаралары турында" карары нигезендә өлешчә мобилизацияләнгән гражданнар өчен салымнар һәм страховка кертемнәре түләү сроклары озайтыла.
Әлеге чара хәрби хезмәт узганда һәм ул тәмамланганнан соң берничә ай эчендә гамәлдә булачак. Шуңа бәйле рәвештә 2021 елда мобилизацияләнгән физик берәмлекләрнең җир, транспорт, милек салымнарын түләү вакыты озайтылды. Салымны 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк булачак.
1 декабрьгә кадәр түләнмәгән салым мөрәҗәгатьләрен - үтәү таләп ителми. Физик берәмлекләр өчен яңа салым хәбәре, салым органы тарафыннан хәрби хезмәттән китү турында мәгълүмат алганнан соң, мобилизацияләнгән кешегә җибәреләчәк. Хәбәрдә күрсәтелгән салымнарны хезмәт чоры тәмамланган айдан соң килүче өченче айның 28нче числосыннан да соңга калмыйча түләргә кирәк. Шул ук вакытта күрсәтелгән кешеләргә салымнарны тигез өлешләр белән ай саен гомум суммадан 1/6 буенча түләү мөмкинлеге бирелә.
Фото: pravitelstvorb.ru