+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
31 октябрь 2022, 16:48

Республика йортлары төзекләнә

31 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмә үткәрде. Чарада күпфатирлы йортларга керү юлларын комплекслы ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Республика йортлары төзекләнәРеспублика йортлары төзекләнә
Республика йортлары төзекләнә

Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, 2022 елга билгеләнгән план вакытында төгәлләнгән. 2022 елда республикада 772 күпфатирлы йортта 808 төр ремонт башкару каралган, эшләрнең гомум суммасы - 6,3 миллиард сум.

Агымдагы елда капиталь ремонтка республика бюджетыннан 500 миллион сум акча бүленгән. Барлык сезонлы эшләр дә вакытында башкарылган, җылылык белән тәэмин итү системаларын ремонтлау эшләре ягулык чоры башланганчы төгәлләнгән.

- Подъездларны төзекләндерә башлаганда подрядчыларга карата дәгъвалар шактый күп иде. Подъездларны һәм ишегалларын яңарту - халык өчен мөһим программаларның берсе. Һәм монда әле күп эш көтә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә киләсе елга капиталь ремонт программасын финанслау күләмнәрен арттыру мөмкинлеген карауны йөкләде. Радий Хәбиров, шулай ук, күпфатирлы йортларның түбәләрен ремонтлау мөһимлегенә дә игътибар итте.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас