

31 октябрьдә республика Хөкүмәтендәге атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә үзәкләштерелгән ярдәм оештыруны йөкләде.
Шул гамәлдән, "Башсельхозтехника" предприятиесе мәйданчыгында Миңнегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев исемендәге иреклеләр батальоннарын тәэмин итү өчен каралган логистик склад оештырылды.
- Республиканың битараф булмаган кешеләре гуманитар йөкләр туплый һәм махсус хәрби операция урыннарына җибәрергә тели. Әмма мөстәкыйль рәвештә моның белән шөгыльләнү хәвефсез түгел. Шуңа күрә бердәм логистик склад оештырылды. Төбәк Хөкүмәтенә ярдәм җыюны үзәкләштерергә, ә Башкортстан Башлыгы Хакимиятенә бу хакта халыкка хәбәр итеп торуны йөклим. Кешеләр үзләре тапшырган продуктларны һәм әйберләрне кая җибәрүләрен белсеннәр өчен ачыклык тәэмин итү мөһим, дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров махсус хәрби операциядән кайтканнарга реабилитацияләүдә ярдәм күрсәтергә йөкләде.
Фото: glavarb.ru