

Бүгеннән алып Башкортстан халкы пассажир транспорты маршрутларын “Башкортстан транспорты” мәгълүмат порталы ярдәмендә реаль вакыт режимында күзәтә ала.
Портал маршрутларның хәрәкәт схемасын карарга, пассажир транспортының тукталышка килү вакытын белергә, транспорт хәрәкәте расписаниесен карарга һәм сәяхәт маршрутын төзергә мөмкинлек бирә.
Порталдагы мәгълүмат даими рәвештә актуальләштерелә. Тиздән аның телефоннар өчен махсуслаштырылган версиясе барлыкка киләчәк.
“Башкортстан транспорты” мәгълүмат порталын түбәндәге сылтама буенча ачып була: https://transportrb.ru/