+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
1 ноябрь 2022, 09:00

Киртәләрне юк итәрбез - максатларга җитәрбез!

8-10 ноябрьдә Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында "Ломая барьеры" беренче ачык форум-күргәзмәсе узачак. Бу тернәкләндерү индустриясенең Башкортстан Республикасында үткәрелүче иң масштаблы форумы булачак.

Киртәләрне юк итәрбез - максатларга җитәрбез!Киртәләрне юк итәрбез - максатларга җитәрбез!
Киртәләрне юк итәрбез - максатларга җитәрбез!

Күргәзмәдә илнең 12 төбәгеннән: Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Владимир, Ленинград, Мәскәү, Новосибирск, Саратов, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, шулай ук Краснодар, Приморье крае, Башкортстан һәм Татарстаннан 50дән артык тернәкләндерү һәм абилитация чараларын җитештерүче предприятиеләр катнаша.

- "Ломая барьеры" беренче ачык форум күргәзмәсе - ул Русиянең 7 төбәгеннән 70тән артык спикер катнашлыгындагы сорауларның иң киң даирәсе буенча 30га якын дискуссия мәйданчыгы, "түгәрәк өстәл", конференцияләр һәм мастер-класслар.

8 ноябрьдә форумның төп чарасы - Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева катнашлыгында "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү. Яңа чакырулар һәм карарлар" пленар утырышы уза. 10 ноябрьдә социаль эшмәкәрлек буенча төбәкара форум узачак.

8 ноябрьдә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында - "Ломая барьеры" Балалар иҗаты фестивале, ә 9-10 ноябрьдә Конгресс-холлда коммерция карамагында булмаган оешмалардан "Мәрхәмәтле республика" уникаль товарлар һәм эшләнмәләр хәйрия ярминкәсе узачак. Моннан тыш, "Ана йөрәге" аналар Советыннан, Ортомод компаниясеннән мода инклюзив коллективлар катнашлыгында концерт программасы күрсәтеләчәк.

Форумны оештыручылар: Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы, Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы, "Ломая барьеры" социаль технологияләр үзәге, "Социум+" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас