+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
2 ноябрь 2022, 16:40

Социаль стипендияне ничек юлларга?

Социаль стипендия алу өчен студентның нинди билгеләргә өлгәшүе мөһим түгел. Аның база күләме урта һөнәри белем алганда - 1 089 сум, югары белем алганда - 2 227 сум.

Социаль стипендияне ничек юлларга?Социаль стипендияне ничек юлларга?
Социаль стипендияне ничек юлларга?

Агымдагы елда социаль стипендияне ничек юлларга?

Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм кешеләргә социаль стипендияне билгеләүдә нигез булып ЗАГС органнарыннан яисә суд карарларыннан документлар булырга мөмкин.

Инвалид балалар, I һәм II группа инвалидлар, шулай ук хәрби хезмәт узу чорында алган имгәнү яисә авыру нәтиҗәсендә инвалидларга медик-социаль экспертиза органнарыннан белешмә алырга кирәк булачак. Документларны деканатка, бухгалтериягә, профкомга, яки социаль эш бүлегенә тапшырырга кирәк (төрле вузларда стипендиаль тәэмин итү мәсьәләләре белән төрле бүлекчәләр шөгыльләнә).

Дәүләт социаль ярдәмен билгеләү турында документны алу өчен аз керемлеләр МФЦга яисә студентның яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Аннары документларны деканатка ташырырга кирәк.

Башка категориядәге студентлар университетның стипендияләр билгеләү өчен җавап бирә торган структур бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Дәүләт социаль ярдәмен алучы студентларга беренче чиратта вузда уку, стипендия күләме, гаиләнең барлык әгъзаларының керемнәре хакында документлар алырга кирәк. Алга таба документлар белән МФЦга яисә яшәү урыны буенча социаль яклау органына мөрәҗәгать итеп, социаль ярдәм рәсмиләштерүне раслый торган документ алу мөһим. Аннары документны үз уку йортыңның тиешле профильле структур бүлекчәсенә тапшырырга кирәк.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас