

Исегезгә төшереп үтәбез, 8-10 ноябрьдә Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында "Ломая барьеры" дигән беренче ачык форум-күргәзмә узачак. Бу тернәкләндерү индустриясенең Башкортстан Республикасында үткәрелүче иң масштаблы форумы булачак.
Төп медик-социаль экспертиза бюросы мәйданчыгында инвалидлык билгеләү, тернәкләндерүнең индивидуаль программасын эшләү, техник чаралары белән тәэмин итү, медик-социаль экспертиза уздыру тәртибе һәм аны уздыруга документларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак.
"Ломая барьеры" форумы мәйданнарында теләге булганнарның барысын да республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика психолог-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге һәм төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре консультацияләячәк.
Моннан тыш, консультацияләр зонасы кысаларында инвалидларны шәхсән кабул итү, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарны кабул итү планлаштырыла. Форум кунаклары инвалидларга ярдәм итүнең актуаль чаралары, аларны реабилитацияләү, техник чаралар алу һәм шифаханә-курорт дәвалау, инвалидлык буенча пенсия билгеләү, инвалидлык группасын рәсмиләштерү һәм башка сорауларга җаваплар ала алачак.
Фото: bashinform.ru