+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
7 ноябрь 2022, 15:52

Бердәм логистик үзәк хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республикада махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча бердәм логистика үзәге булдырды. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үзәк эшен карады. Ул бу турыда пост урнаштырган.

Бердәм логистик үзәк хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтәБердәм логистик үзәк хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтә
Бердәм логистик үзәк хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтә

Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча бердәм логистика үзәгендәге эш сәфәре кысаларында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров посылкаларны кабул итү һәм исәпкә алу пунктын, җылы һәм салкын складларны карады. Эшне оештыру буенча берничә йөкләмә бирде.

Алар арасында: посылкаларны бүлү схемасын эшләү, товарларны сыйфатлы саклауны тәэмин итү, хәрби частьләрдәге ихтыяҗларны ачыклау һәм аларны канәгатьләндерү буенча координация эшләү, ярдәм күрсәткән шәхесләргә һәм оешмаларга рәхмәт хатларын тапшыруны тәэмин итү.

- Бердәм логистик үзәк үз эшен башлады. Аның аша кием-салым, шәхси гигиена предметлары, батарейкалар һәм продуктлар җибәрергә мөмкин. Ә акчаларны "Салават" хәйрия фонды аша күчереп була, алар тулы күләмдә республиканың мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләренә ярдәмгә барачак, - диде Андрей Назаров.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас