

Проектның максаты — социаль интеграция, инвалид кешеләрне укыту һәм һөнәри үстерү, тернәкләндерү юнәлешендә сәнәгать продукциясе җитештерүне үстерүгә ярдәм итү һәм сәламәтлекләре чикләнгәннәрне: өлкәннәрне һәм балаларны тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын үстерү өчен шартлар тудыру.
Форум кысаларында барлык кунаклар да төрле министрлыклар һәм ведомстволар белгечләреннән бушлай консультацияләр ала алачаклар. Әйтик, форумның өч көне дәвамында Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләре консультация ярдәменең аерым мәйданчыгын оештыра:
халыкка социаль хезмәт күрсәтү республика үзәге;
халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге;
Уфаның Мәшгульлек үзәге;
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен Республика тернәкләндерү үзәге.
Медицина-социаль экспертиза Баш бюросы мәйданчыгында инвалидлык билгеләү, индивидуаль реабилитация программасы эшләү, тернәкләндерү техник чаралары белән тәэмин итү, медик-социаль экспертиза үткәрү тәртибе, каза күрүчене реабилитацияләү программасын эшләү, шулай ук медик-социаль экспертиза үткәрүгә документлар рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак.
«Ломая барьеры» форумы мәйданчыкларында барлык теләүчеләргә шулай ук Башкортостанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре консультация бирәчәк.
Фото: mv-schapov.ru