+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
8 ноябрь 2022, 09:55

Бала караучысын югалту буенча пенсияне ничә яшькә кадәр ала?

Укуы тәмамлану турында Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәкме?

Бала караучысын югалту буенча пенсияне ничә яшькә кадәр ала?Бала караучысын югалту буенча пенсияне ничә яшькә кадәр ала?
Бала караучысын югалту буенча пенсияне ничә яшькә кадәр ала?
Әйе, Русия Пенсия фондына укуы тәмамлану, шулай ук читтән торып укуга күчү турында хәбәр итәргә кирәк.

— Караучыны югалту буенча пенсия ничә яшькә кадәр түләнә?

18 яшькә кадәр, ләкин югары уку йортына яисә колледжның көндезге бүлегенә уҡырга кергән очракта, аны 23 яшькә кадәр озайтырга була.

— Бу түләүне тагын кемнәр алырга мөмкин?

Баладан тыш, караучысын югалту буенча пенсия, шулай ук, әти-әнисенең берсенә, тормыш иптәшенә яисә гаиләнең башка әгъзаларына тәгаенләнә.

— Ничек гариза бирергә?

Пенсия тәгаенләү турында гаризаны Русия Пенсия фонды сайтында https://es.pfrf.ru/ яки "Дәүләт хезмәтләре" порталында https://www.gosuslugi.ru/600110/1/form шәхси кабинет аша җибәрергә мөмкин.

Шулай уҡ шәхсән үзеңә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Документларны Пенсия фондының клиентлар хезмәтләрендә һәм Күпфункцияле үзәкләрдә кабул итәләр.

Башкортстан Республикасы Пенсия фондының клиент хезмәтләре адреслары түбәндәге сайтта: https://pfr.gov.ru/branches/bashkortostan/info/~0/7032

Страховка пенсияләре турындагы федераль закон шунда: https://vk.cc/cgvo0m

#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас