+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
8 ноябрь 2022, 13:35

Мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру юнәлешләре билгеләнде

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Ломая барьеры” беренче ачык форум-күргәзмәсенең «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү. Яңа чакырулар һәм чишелешләр” пленар утырышында катнашты.  

Мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру юнәлешләре билгеләндеМөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру юнәлешләре билгеләнде
Мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру юнәлешләре билгеләнде

Уфаның " Торатау” Конгресс-холлында республика Хөкүмәте Рәисе “Бизнесның социаль җаваплылык элементы буларак, инвалидларны эшкә урнаштвру” темасына чыгыш ясады.

Башкортстан Премьер-министры чыгышы алдыннан «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик башлангычлар агентлыгы» җәмгыяте генеральный директоры Светлана Чупшева “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

ВКС режимында агентлык җитәкчесе ассызыклаганча, нәкъ менә комплекслы алым сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне уңышлы реабилитацияләүнең нигезе булачак.

- Шуны да билгеләп үтәсем килә, инвалидларның якынча 70 процентына карау, медицина һәм социаль тернәкләндерү чаралары тулысынча колачланмаган. Аларның 38 проценты тулы күләмдә техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин ителмәгән. Илдә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең 14 проценттан кимрәге генә эшкә урнаштырылган. Күрәбез, бу өлкәдә үсеш, яхшырту өчен зур потенциал бар һәм форум кысаларында бу аспектлар барысы да белгечләр белән берлектә каралачак. Безнең сезнең белән әлеге мәсьәләләр буенча тиешле карарлар тәкъдим итү көчебез бар, - дип ассызыклады Светлана Чупшева.

Андрей Назаров, форумда катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, бизнесның социаль җаваплылыгының мөһим аспекты, әлбәттә, «үзенчәлекле» кешеләрне эшкә урнаштыру, аларны профессиональ тормышка ашыру өчен шартлар булдыру, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, республика предприятиеләре биредә яхшы традицияләр белән аерылып тора.

- УМПОда бүген 346 инвалид фрезерчылар, токарьлар һәм шлифовщиклар булып уңышлы эшли. Аларның яртысы диярлек - ишетү инвалидлары. "Альтернатива" пластмасса эшләнмәләре заводы традицион рәвештә зур хәйрия ярдәме күрсәтә. Биредә мөмкинлекләре чикле 54 хезмәткәр эшли, —дип билгеләп үтте Премьер-министр. - «Пакер» фәнни-җитештерү фирмасы җитештерү мәдәнияте һәм социаль сәясәт өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен күпьеллык ачык мәйданчык булып тора. Биредә хезмәткәрләрне хәйрия проектларына җәлеп итүнең бай тәҗрибәсе булдырылган. 18 инвалид эшкә урнаштырылган. «Газпром трансгаз Уфа» компаниясенең социаль үсеш курсына күпьеллык юнәлеше ел саен республикада гына түгел, Русиядә дә лаеклы танылу һәм югары бәя ала.

Шулай ук Андрей Назаров ассызыклаганча, бүген Стратегик башлангычлар агентлыгы белән бергә Башкортстанда «Һәркем өчен ачык» инклюзив проектын гамәлгә ашыру башлана. Премьер-министр сүзләренчә, аның максаты — инвалидлар өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеген арттыру, алар өчен уңайлы мохит булдыру.

Фото: Динар Кәлимуллин

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас