

Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, Стратегик башлангычлар агентлыгы вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, бу форум — бик мөһим чара, республикада бу юнәлештә соңгы ун елда ныклы эш алып барыла. Республика җитәкчесе, форумга җыелган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне сәламләп, аларның үз мисалында безгә көч, шәфкатьлелек һәм оптимизм үрнәге күрсәтүен ассызыклады.
Быел Башкортстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү һәм абилитацияләү чараларын җитештерүче предприятиеләргә ярдәм итү буенча республика программасы эшләнәчәк. Ул моңарчы эшкәртүче һәм җиңел сәнәгатькә, халык-сәнгать кәсепләренә ярдәм итү буенча кабул ителгән төбәк программаларына охшаш булачак. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгышында шундый сүзләр яңгырады.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, 2019 елдан башлап республика илдә беренчеләрдән булып реабилитациягә бирелә торган сертификатлар кертте. Ел саен моның өчен 50 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә. Нәтиҗәдә, «үзенчәлекле балалар»ның 90 проценты диярлек колачланган. "Сертификатларның һәрберсе якынча 41 мең сум тора, бу сумма ата-аналарга бирелә һәм алар аны үз балаларын нинди реабилитациягә тотынырга кирәклеген үзләре сайлый», — диде Радий Хәбиров.
Форумда күңелгә үтәрлек матур мизгелләр дә булды. Мәсәлән, республика Башлыгы тумыштан балалар церебраль параличыннан интегүче кечкенә Милана Буркинага чәчәкләр һәм бүләк тапшырды. Һәм бу юкка гына түгел. Милана - бик талантлы кыз. Ул “Безнең заман герое” социаль әһәмиятле программалар һәм телефильмнар фестиваленең “Гомер хакы” номинациясендә җиңү яулаган.
Пленар утырышта күп әһәмиятле чыгышлар яңгырады, мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әйтелде, карарлар кабул ителде.
Әле форумда семинарлар, осталык дәресләре дәвам итә.
Кич Башкорт дәүләт академия драма театрында «Ломая барьеры» балалар иҗаты инклюзив фестиваленең Гала-концерты була, 8-10 ноябрьдә Конгресс-холлда уникаль товарлар һәм басмалар хәйрия ярминкәсе узачак.