

“Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү чаралары турында: реабилитация өчен техник чаралар җитештерү” темасына багышланган “түгәрәк өстәл”дә мөһим мәсьәләр күтәрелде.
Республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Валерий Галиев катнашучыларны сәламләп, бу юнәлешнең әһәмиятле булуын, предприятиеләргә субсидия алу мөмкинлегенең мөһим икәнен билгеләде.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан инвалидларны техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү бүлегенең җитәкче урынбасары Гүзәл Галиева мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм төрләре турында сөйләде.
Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш төп белгече Гөлшат Имаева мөмкинлекләре чикле балаларны реабилитацияләү үзенчәлекләре турында бәян итте. Ул билгеләвенчә, мондый балаларга ярдәм өч этапта башкарыла, алар барлыгы 11 дәүләт шифаханәсендә сәламәтлекләрен ныгыта ала.
“Уральский завод спортивного инвентаря” җәмгыятенең генеральный директоры Азат Вилданов үз чыгышында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт җайланмалары җитештерү мәсьәләләренә тукталды.
“Түгәрәк өстәл”дә шулай ук “Медстальконструкция”, “Орбита” җәмгыятьләре һәм башка оешма вәкилләре чыгыш ясады.
Фото: Юлай Кәримов