+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
10 ноябрь 2022, 09:30

Беркем дә эшсез калмаячак

"Без хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү өстендә актив эшлибез. Бу эштә безгә Русия Хөкүмәте бик нык ярдәм итә", - дип язган Премьер-министр Андрей Назаров социаль челтәрләрдә.

"2022 елда Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Башкортстанга 1,8 млрд. сум бүлгән. Сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләрен яңа компетенцияләргә өйрәтү һәм вакытлыча эш урыннары булдыру нәтиҗәсендә без эштән азат итү куркынычы булган хезмәткәрләр санын киметә алдык; август-сентябрь айларында аларның саны 6 мең кешегә кимеде - 19,5тән 14 меңгә кадәр.

Быел хезмәт базарына ярдәм итүгә юнәлтелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 18,4 млн. сум бүленгән. Әйтик, Благовар районында «Племптицезавод Благоварский» җәмгыятенең 105 хезмәткәре һөнәри белем алган.

Белореттагы Урал пружина заводы 4,5 млн. сум акча алган; предприятие, мәшгульлекне генә тәэмин итеп калмыйча, 50дән артык хезмәткәрнең керем дәрәҗәсен дә саклап калган.

Киләсе елда безгә тагын 1,5 млрд. сум бүлеп бирергә планлаштыралар. Ел саен эш урыннарын саклауда республиканың 1,5 мең эш бирүчесе ярдәм алачак, ә безнең 28 меңнән артык гражданыбыз эшкә урнашачак".

Беркем дә эшсез калмаячак
Беркем дә эшсез калмаячак
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас