+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
10 ноябрь 2022, 09:30

Гидрореабилитациядән - югары казанышлар спортына!

«Торатау» Конгресс-холлында «Гидрореабилитациядән - югары казанышлар спортына» темасына “түгәрәк өстәл” узды. Чара башкалада узучы «Ломая барьеры» форумы-күргәзмәсе кысаларында оештырылды.  

Гидрореабилитациядән - югары казанышлар спортына!Гидрореабилитациядән - югары казанышлар спортына!
Гидрореабилитациядән - югары казанышлар спортына!

Чарада Башкортстанның спорт министры урынбасары Эльза Карамурзина, инвалидларга ярдәм күрсәтү буенча «Русиянең Махсус Олимпиадасы» Гомумрусия иҗтимагый хәйрия оешмасының башкарма директоры Ольга Бойко, оешманың Башкортстан бүлеге рәисе Кристина Коваленко, Башкортстанның «Сәламәтлек коррекциясе үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наил Гарифуллин, Урал дәүләт физик культура университеты директоры Лилия Макина катнаштылар.

«Бу чара - реабилитация индустриясе буенча Башкортстан Республикасында уздырылучы иң масштаблыларның берсе. Исегезгә төшерәбез: быел Уфада Рима Баталова исемендәге Башкортстанның спорт әзерлеге үзәге базасында республика адаптив спорт үзәге төзеләчәк. Ел азагына кадәр аңа бассейнлы «Нефтяник» спорт комплексы тапшырылачак», - диде Эльза Карамурзина.

"Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар Башкортстан Республикасында «Русиянең Махсус Олимпиадасы» программасы буенча кышкы адаптив спорт төрләрен үстерү, шулай ук гидрореабилитациянең нәтиҗәлелеге һәм перспективалары турында фикер алышты.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас