Кырмыскалы районы хакимияте каршындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Бу юлы да анда яңгыраган чыгышларда балалар язмышы өчен борчылу кызыл җеп булып үтте.
Киң таралган проблеманың берсе – мәктәп укучылары тарафыннан электрон тәмәке куллану. Моның белән хәтта кызлар да мавыга. Бу юлы хокук сакчылары игътибарына Карламан авылы укучылары эләккән. Алтынчы сыйныфта укучы ике кыз һәм 8нче сыйныф малае мәктәп бинасыннан чыкмый, шунда гына тартырга булганнар. Әлбәттә, мондый эш эзсез узмый. Хәзер инде аларның әти-әниләре үзләренең бурычын тиешле үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарттырылган. Прибельский мәктәбе укучыларына карата кузгатылган административ эшләр дә тикшерелде. Укучылар электрон тәмәке белән мәктәп бәдрәфендә тотылган. Башкала техникумнарының берсендә укучы 16 яшьлек Сәвәләй авылы егете дә мондый кылыгы өчен 500 сумга штрафка тарттырылган. Ул электрон тәмәкене ачыктан-ачык вокзалда тартып торган.
Комиссия карамагына барлыгы 22 административ протокол килгән. Шулар арасында балигъ булмаган малайны спиртлы эчемлекләр куллануга җәлеп итү турындагы эш каралды. Ул гына да түгел, өч егет дусларының “Лада Ларгус” автомобилен алып, эчкән килеш юл-транспорт вакыйгасына юлыга. Машина әйләнеп, юлдан төшеп китә. Бәхеткә, үзләре исән кала. Хәзер алар штраф түләп кенә котыла алмаячак, балигъ булмаган малайларга карата җинаять эше кузгатылган. Сахай авылында яшәүче 13 яшьлек үсмер дә мопедта йөрергә ярата, әлбәттә, таныклыксыз инде. Бу юлы аның әти-әнисе кисәтү белән генә чикләнделәр. Кагыйдәләрне белмәгән, үзләштермәгән балаларына шундый техника алып бирүче ата-аналар нәрсә турында уйлый икән? Үзләре генә түгел, башкаларны да имгәтүләре бар бит...
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышларының һәрберсендә диярлек спиртлы эчемлекләр кулланган ата-аналарга карата кузгатылган эшләр дә тикшерелә. Алар арасында ата-ана вазыйфаларын бөтенләй үтәмәгән һәм тәртипсез тормыш алып баручылар да җитәрлек. Мәсәлән, Кырмыскалы авылында яшәүче Л. байтак еллар балаларын тәрбияләми, бу бурычны балаларның нәнәсе башкара. Шуңа аны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында сүз барды. Олыкүл авылында яшәүче З.ның гаиләсе дә хәвеф тудыра. Биредә дүрт балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Әниләре, алкоголизмнан дәвалау курсы үтүенә карамастан, тәртипсез тормыш алып баруын дәвам итә. Бүген балаларын алып, вакытлыча приютка урнаштыру мәсьәләсе карала. Прибельский авылында да әниләре даими рәвештә берничә көнгә югалып ала торган берничә гаилә бар. Кунакка китәләр дә, юк булалар, ике-өч көннән генә кайтып керәләр. Йортта калган балалары нәрсә ашый, ничек яши – күрәсең, бу аларны бөтенләй борчымый. Исергәч, тәмам акылын җуялар. Сирәк, әмма бер башлагач туктала алмый эчүчеләр дә бар. Спиртлы эчемлек авызларына эләгү белән алар үзләрен бик агрессив тота башлый, шуның нәтиҗәсендә талаш-сугыш башлана, еш кына участковыйларны да чакыртырга туры килә.
Эчкечелек яхшыга илтми: гаиләләр таркала, тормыш кыйммәтләре югала, салган баштан күпме җинаятьләр кылына, ә иң куркынычы – мондый мохиттә балалар газап чигә. Кызганычка каршы, моны эчкән кешеләр үзләре генә аңламый. “Яшьлеген юмарт тараткан – картлыгын ялгыз яраткан” ди халык мәкале. Сезнең бит балаларыгызны язмыш җилләренә каршы торырга өйрәтәсегез бар, аларның күз яшен бокалларга салып эчмәсәгез иде.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.