+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
11 ноябрь 2022, 15:17

Социаль челтәрләр - күңел ачу мәйданчыгы гына түгел!

2022 елның 1 декабреннән һәр дәүләт учреждениесенең, министрның, министрлыкларның, шәһәр яки район башлыкларының социаль челтәрләрдә үз теркәлгән бите булырга тиеш. Шулай итеп, Башкортстанда социаль челтәрләрдәге битләрен шәһәр һәм район башлыкларының 100 проценты алып бара.

Социаль челтәрләр - күңел ачу мәйданчыгы гына түгел!Социаль челтәрләр - күңел ачу мәйданчыгы гына түгел!
Социаль челтәрләр - күңел ачу мәйданчыгы гына түгел!

Республика белән идарә итү үзәге мәгълүматлары буенча, республиканың барлык шәһәр һәм район башлыклары да социаль челтәрләрдә битләр теркәгән. Гомумән алганда бу - 210 аккаунт. Өч социаль челтәрдә - "ВКонтакте", "Одноклассники" һәм Телеграмда барлыгы 623 290 укучы теркәлгән.

Өстәвенә, Башкортстанда Радий Хәбиров - иң популяр блогер. Аның "ВКонтакте"да һәм телеграмда 300 меңнән артык язылучысы бар. 2022 елның 4 ноябреннән 11 ноябренә кадәр бер атна эчендә генә төбәк җитәкчесенең постларын 1 393 707 кеше караган.

Республика шәһәрләре башлыклары арасында язылучылар саны буенча Ратмир Мәүлиев алда бара. Уфа мэрының социаль челтәрләрдәге битендә 40 767 кеше язылган. Икенче урында Андрей Иванюта, Белорет районы башлыгының 24 966 язылучысы бар. Өченче урында - Рөстәм Газизов, Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы, аның - 23 538 язылучысы бар.

Республика белән идарә итү үзәге проекты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Черенков сүзләренчә, чагыштырмача аз гына вакыт эчендә социаль челтәрләр күңел ачу мәйданчыгыннан дәүләт белән турыдан-туры аралашу инструментларына трансформалашкан. Әлеге инструмент кешеләрнең ихтыяҗларына һәм сорауларына тиз һәм сыйфатлы җавап бирергә, кешеләр белән кире элемтәне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас