+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
11 ноябрь 2022, 15:19

Студентлар төзелеш отрядлары ЛХРга ярдәм күрсәтә

Республикадан ЛХРга медиклар ихтыяҗлары өчен медикаментлар һәм җиһазлар белән "УАЗ" автомобиле җибәреләчәк.

Студентлар төзелеш отрядлары ЛХРга ярдәм күрсәтәСтудентлар төзелеш отрядлары ЛХРга ярдәм күрсәтә
Студентлар төзелеш отрядлары ЛХРга ярдәм күрсәтә

15 ноябрьдә Донбасска китәчәк гуманитар конвой составына "УАЗ" автомобиле керәчәк. Аны Башкортстанның студентлар төзелеш отрядлары ветераннары сатып алды.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе Раил Әсәдуллин “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә "УАЗ" автомобилен сатып алу идеясе 29 октябрьдә Башкортстанның студентлар төзелеш отрядлары ветераннары слетында туган, дип сөйләде.

Раил Әсәдуллин, шулай ук, хәбәр иткәнчә, УАЗ сатып алганнан соң 75 мең сум калган. Аларга кирәкле дарулар һәм медицина җиһазлары сатып алынды, алар "УАЗ" автомобиле белән бергә Луганск Халык Республикасына җибәреләчәк.

Тулырак “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сайтында укыгыз:

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас