

– Республикада «Башкортстан хезмәт базарын җайга салу һәм халыкны эш белән тәэмин итү» дәүләт программасы тормышка ашырыла, аның приоритетлары һәм максатлы ориентирлары хезмәт базарында, шул исәптән инвалидларга өстенлекле тәртиптә дәүләт ярдәме чараларын бирүгә юнәлтелгән. Агымдагы елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә 2679 инвалид мөрәҗәгать иткән, шуларның 1556сы эшкә урнаштырылган, ягъни эшкә урнашу дәрәҗәсе эш эзләүче инвалидларның гомум саныннан 58,1 процент тәшкил иткән, - дип билгеләп үтте, “түгәрәк өстәл”не ачып, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.
Урынбасар, шулай ук, республикада эш бирүчеләрне инвалидлыгы булганнарны эшкә алуга стимуллаштыру өчен нинди чаралар уздырылуы турында сөйләде. Әйтик, 2017 елдан башлап төбәктә инвалидлар стажировкасы уза, анда бу чорда 600дән артык инвалид катнашкан. Әлеге чара кысаларында эш бирүчеләргә стажер-инвалид һәм инвалидка эш урынында адаптацияләү чорына беркетелә торган остаз хезмәтенә түләү чыгымнары каплана (2022 елда – 22,9 мең сум). Шулай ук республика бюджеты исәбенә инвалидлар өчен эш урыннары булдыру һәм җиһазландыру буенча чараны тормышка ашыру дәвам итә.
Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/19383/