

Әлеге исем 1944 елда бирелә башлый ә соңгы тапкыр 1991 елның 14 ноябрендә тапшырыла.
Бу көнне Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйровның хатыны Медни һәм Ямал-Ненец автономияле округында яшәүче Ольга Дехтяренко "Герой-ана" исеменә лаек булдылар.
"Герой-ана" исемен булдыру турындагы указ быел 15 августта имзаланды. Әлеге исем Русия Федерациясе гражданнары булган 10 һәм аннан да күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләгән хатынга бирелә.
Бүләкләнгән әниләргә исем белән бергә 1 миллион сум акча тапшырылырга тиеш.
Фото: "fondkadyrova.net"