+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
19 ноябрь 2022, 15:30

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына 10 ярдәм чарасы каралган

Республика Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына 10 ярдәм чарасы каралган. Бу хакта "Честно говоря" программасы эфирында мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин сөйләде.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына 10 ярдәм чарасы каралганМахсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына 10 ярдәм чарасы каралган
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына 10 ярдәм чарасы каралган

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына каралган ярдәм чаралары арасында: балалар бакчасына чираттан тыш кабул итү һәм баланы мәктәпкәчә учреждениедә булган өчен түләүдән азат итү. Шул исәптән өстәмә дәресләр һәм түгәрәкләрдә, секцияләрдәге дәресләр өчен түләүдән, өч яшькә кадәр балаларга бушлай туклану, 5-11нче сыйныф укучыларын һәм колледж студентларын кайнар ризык белән тәэмин итү, уку чорында мәктәп укучыларына шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге бирү, колледж һәм югары уку йортлары студентларына тулай торакта урын бирү, балалар сәламәтләндерү лагерьларына һәм шифаханәләргә бушлай юлламалар бирү.

Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин аңлатып узганча, аталган ташламалар гариза язудан соң тәэмин ителә. Аларны алу өчен уку йортына яки муниципалитетның мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 10 ярдәм чарасы арасында иң популяр булып балалар бакчаларында түләүдән азат итү һәм мәктәпләрдә түләүсез туклану файдаланыла. Теге яки бу ярдәм чарасыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның 2,5 мең баласы файдалана.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас