“Закон проекты белән махсус хәрби операциядә катнашучыларны торакны коммерциягә карамаган оешма аша базар бәясеннән түбәнрәк хакка сатып алу хокукы булган гражданнар категориясенә кертү тәкъдим ителә, – дип шәрехләде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Башкортстанда аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү белән “Башкортстанның торак төзелешен үстерү фонды” шөгыльләнә.
Фонд аша торак алу хокукы инде булган фатирның мәйданына карамастан биреләчәк”. Закон проекты нигезендә әлеге хокукка Донецк, Луганск халык республикалары, Херсон, Запорожье өлкәләре, Украина территориясендә үткәрелә торган махсус хәрби операциядә катнашучы (катнашкан) гражданнар, шул исәптән өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар яки аларның гаилә әгъзалары (рәсми теркәлгән никахта булучы гражданнар өчен – хатыны (ире), никахта тормаган гражданнар өчен – әнисе яки әтисе) ия була ала.
Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта “Башкортстанның торак төзелешен үстерү фонды” республиканың 15 шәһәре һәм районы территориясендә торак төзи. Бүгенге көндә 39 объект төзелә.