+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
21 ноябрь 2022, 09:35

Алар гаиләләре өчен тыныч булырга тиеш!

Бүген оператив киңәшмәдә Хөкүмәт премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында сөйләде.

Алар гаиләләре өчен тыныч булырга тиеш!Алар гаиләләре өчен тыныч булырга тиеш!
Алар гаиләләре өчен тыныч булырга тиеш!
Ул билгеләп үткәнчә, балалар аеруча ярдәмгә мохтаҗ, алар өчен мәгариф өлкәсендә 10 ярдәм чарасы эшләнгән. Әйтик, агымдагы елның 1 ноябреннән махсус операциядә катнашучыларның 2 450 баласы бушлай балалар бакчасына йөри. 5-11нче сыйныфларда белем алучы 2069 укучы һәм көндезге бүлектәге 500дән артык студент бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Мәктәп яшендәге балалар өчен ел әйләнәсендәге ял да оештырылган.

Махсус операциядә катнашучыларның балалары, 1,5 яшькә җиткәч, балалар бакчаларына чиратсыз алыначак. Моннан тыш, балалар яшәү урынына якынрак булган башка мәктәпкә күчү хокукына ия булды. СВОда катнашучыларның балаларын беренчел тәртиптә бушлай озайтылган көн төркемнәренә кертәләр. Балалар, шулай ук, мәктәп түгәрәкләренә бушлай йөри һәм университетларда уку чорында тулай тораклар белән тәэмин ителә. Социаль ярдәм чараларын билгеләү турында барлыгы 847 гариза килгән. Шуларның 479ы буенча инде уңай җаваплар бирелгән.

Өлкән яшьтәге гаилә әгъзалары өчен ярымстационар формада һәм өй шартларында бушлай социаль хезмәтләр, шулай ук “Гаилә” үзәкләре тарафыннан психологик ярдәм күрсәтелә. Махсус операциядә катнашучылар шифаханә-курорт дәвалавы белән тәэмин ителә. Аларның гаиләләре чүп чыгарган өчен түләүдән азат ителә, шулай ук үз ихтыяҗлары өчен урман үсентеләрен сату-алу килешүе буенча ташламалы түләү ставкасын һәм “Жилстройсбережение” программасының ташламалы шартларын ала; бер транспорт чарасы өчен транспорт салымын түләүдән азат ителәләр. СВОда катнашучыларның балалар өчен транспортта бушлай йөрү билгеләнгән.

Радий Хәбиров әлеге гаиләләргә нәкъ менә шушы чараларның кирәклеген ачыкларга кушты."Егетләр гаиләләре өчен тыныч булырга тиеш. Аларның гаиләләре — хәзер безнең гаиләләр. Әгәр дә сез бу эшне йөрәк кушуы буенча, күңелегезне биреп эшләмәсәгез, сез бу бурычны үтәмәячәксез. Бу — иң мөһим бурыч", — диде төбәк Башлыгы.

Башкортстан Башлыгы төбәк муниципалитетлары җитәкчеләрен Яңа елны бәйрәм итү чорында мобилизацияләнгән кешеләрнең балаларына аерым игътибар бирергә чакырды. “Алда барлык гаиләләр өчен бик мөһим вакыйга — Яңа ел. Ирекле батальоннарда катнашучыларның һәм мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре бәйрәмне ирләреннән, әтиләреннән, абыйларыннан башка каршы алачак. Шуңа күрә без сезнең белән балалар өчен бәйрәм атмосферасы тудырырга тиешбез. Зинһар, бу эшне тиешенчә башкару турында уйланыгыз”, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: "газета-вся-тверь.рф"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас