

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров конкурс лауреатларын котлады, балалар һәм үсмерләр үсеше өчен сыйфатлы мәктәп туклануының мөһим ролен билгеләп үтте.
Профессиональ ярышларда республиканың биш вәкиле катнашты. “Миллионлы шәһәрнең иң яхшы ашханәсе-2022” номинациясендә финалга Уфаның 161нче лицее, ә “Авыл мәктәбенең иң яхшы ашханәсе-2022" номинациясендә – Бүздәкнең 2нче мәктәбе һәм Иглин авылының 1нче урта мәктәбе чыкты.
- 2020 елда Владимир Путин башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыру турында карарга кул куйды. Белем бирү учреждениеләре ашханәләре социаль әһәмияткә ия. Шуны ассызыклыйсым килә: республикада мәктәптә туклану системасы соңгы елларда җитди эволюция узды.
Бүләкләү тантанасыннан соң Радий Хәбиров "Сөт кухнясы" төбәк проектының продукциясе һәм республиканың мәктәп ашханәләре өчен продукция җитештерүчеләрнең күргәзмәсен карады.
Фото: glavarb.ru