+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
22 ноябрь 2022, 10:35

Ә сез Шәйморатов һәйкәлен күрдегезме?

Безнең өчен башкалага бай эчтәлекле сәфәр оештырган өчен Дүртөйле районы хакимиятенә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.Дүртөйле шәһәре пенсионерлары “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм-2022” проекты чикләрендә башкалабыз Уфада сәяхәттә булып кайтты.

Ә сез Шәйморатов һәйкәлен күрдегезме?Ә сез Шәйморатов һәйкәлен күрдегезме?
Ә сез Шәйморатов һәйкәлен күрдегезме?

43 кешелек төркемебезне иртәнге сәгать сигездә район хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Әхмәдиев, хәерле юл теләп, озатып калды. Хакимият хезмәткәре Гөлшат Гайсина безнең белән юлга чыкты.
Уфа кояшлы иртәсе белән каршы алды. Дүртөйле автобусыннан төшеп, ике катлы экскурсия автобусына күчкән арада башкала урамында көтмәгәндә якташыбыз Радик Динәхмәтовны очратуыбыз безнең күңелләргә шатлык өстәде. Алдан сөйләшенгән диярсең! Җырчы эшкә китеп бара икән. Ихлас итеп хәлләребезне сорашып, яхшы ял теләде ул.
Уфа гиды шәһәрнең тарихи урыннары белән таныштырып барды. Беренче тукталыш Милли музей булды. 1864 елда губерна статистика комитеты карары белән Уфа губернасы музее оештырыла. 1993 елдан ул Башкортстан Республикасының Милли музее дип атала. Музей коллекцияләренең төп өлешен урындагы сәнәгать үрнәкләре, ботаника, зоология, тарих, археология экспонатлары тәшкил итә. Музейда җәмгысы 100 меңнән артык экспонат белән танышырга мөмкин.
Икенче тукталыш Русия Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында булды. Безнең алдан гына мәктәп укучылары һәйкәлгә кызыл роза чәчәкләре салып киттеләр. Яугирнең якты истәлеге якташларыбыз хәтерендә балкый, шуңа һәйкәл яныннан халык өзелми.
– Миңнегали Шәйморатов – Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан каһарман шәхес. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры булган. Ул дүрт-биш чит тел белгән, – дип сөйләде гид.
Төшкелектә “Башкорт ашханәсендә хәләл ризыклар белән тукланганнан соң, сәяхәт автобусы безне “Лалә-Тюльпан” мәчетенә алып килде. Башкалабызның иң биек Аллаһ йортының биеклеге – 53 метр. 1998 елда төзелгән. Биредә дини бәйрәмнәр, никах, сабыйларга исем кушу мәҗлесләре үтә. Мәчет янында мәдрәсә эшли. Тулай торагы, ашханәсе бар. Мобилизацияләнгән ир-егетләребез исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтсыннар, ил-көннәребез тыныч булсын дип, биредә дога кылдык.
Соңгы тукталыш “Җиңү паркы”нда булды. Ул – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә 1947 елда ачылган мемориал комплекс.
Анда безне бер тиен “сәламләп” каршы алды. Без аны чикләвек белән сыйладык. Җәнлек бер дә куркып тормады, тәкъдим иткән сыйны кулдан алып ашады.
“Җиңү паркы” хәтер комплексында хәрби техника күргәзмәсен карадык. Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов, Миңнегали Гобәйдуллинга куелган һәйкәл алдында, мәңгелек ут янында уйга бирелеп бераз тын тордык. Төрле милләт халыклары тату, бердәм яшәүче Башкортстаныбыз, туган илебезнең киләчәге якты булсын, Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булган батырларыбызның данын кадерләп саклау безнең изге бурычыбыз – бу минутларда һәркайсыбыз шул хакта уйлангандыр.
...Без Уфада еш булабыз. Әмма барыбыз да аның тарихи урыннары буйлап сәяхәт кылганы бармы икән? Сәфәрдән якты тәэссоратлар белән, хәтерне яңартып кайттык. Хөрмәтле дуслар, үткәннәребезгә битараф булмыйк! Сез дә, мөмкинлек булса, башкалабызның истәлекле урыннарына сәяхәт итегез, үкенмәссез!
Сәяхәтне оештыручы Дүртөйле районы хакимиятенә, юлларда бик күңелле итеп йөртеп алып кайткан шофер Фәзит Гыйләҗевка, шәфкать туташы Нәфисә Мөдәрисовага һәм озатып йөрүчебез Гөлшат Гайсинага зур рәхмәт!

Светлана Васикова.
Дүртөйле шәһәре.

Фото: С.Васикова.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас