-25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
24 ноябрь , 15:15

Чит ил кешеләре өчен патент бәясе билгеләнде

Башкортстанда киләсе елда чит ил эшчеләре өчен патент бәясе, быелгы белән чагыштырганда, 6,8 %ка артачак һәм бер айга 4,7 мең сум тәшкил итәчәк. Башкортстан Башлыгы имзалаган тиешле закон киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Чит ил кешеләре өчен патент бәясе билгеләнде
Чит ил кешеләре өчен патент бәясе билгеләнде
Төбәк коэффициентын һәм патент бәясен караганда, республиканың хезмәт базарындагы хәл исәпкә алына. Төбәк коэффициенты резидент-хезмәткәрнең хезмәт хакыннан күчерелгән физик берәмлекләр кеременә салым дәрәҗәсе һәм резидент булмаган чит ил хезмәткәре патенты буенча айлык түләү күләме якынча тигез булсын өчен билгеләнә.

- Патент якын чит илләрдән визасыз тәртиптә кергән чит ил гражданына эшкә урнашырга булыша, чөнки аның булуы мигрантка өстәмә рөхсәт алмыйча эшкә ялланырга мөмкинлек бирә, - диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән чагыштырганда, безнең республикада билгеләнгән патент бәясе иң түбәннәрдән санала. Округ буенча патентның уртача бәясе 5,4 мең сум тәшкил итә, ә безнең төбәктә киләсе елга 4,7 мең сум күләмендә билгеләнгән. Безнең төбәктә патент бәясе округ буенча уртача суммадан түбәнрәк. Мондый бәядәге патент чит ил хезмәткәрләре өчен алырлык булмаячак, ә бу, үз чиратында, республика предприятиеләренең төзелеш һәм авыл хуҗалыгы өлкәләренә кадрлар ихтыяҗын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип саныйбыз.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 2014 елдан шушы елның 30 октябренә кадәр Башкортстан Республикасында 203,3 мең патент рәсмиләштерелгән. 2020 елда пандемия чорында кимү күзәтелде, бу күрсәткеч 10,1 мең патент дәрәҗәсендә иде. Былтыр патентларны 18,4 мең чит ил хезмәткәре рәсмиләштергән, бу 2020 ел дәрәҗәсеннән 82,2 %ка артып киткән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в