+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
28 ноябрь 2022, 10:54

Инвалидларга эш тәкъдим итүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк

28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белән берлектә Халыкара инвалидлар көненә багышланган республика акциясен үткәрә.

Инвалидларга эш тәкъдим  итүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәкИнвалидларга эш тәкъдим  итүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк
Инвалидларга эш тәкъдим итүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк

Республикада эш бирүчеләрне инвалид гражданнарны эшкә алуны стимуллаштыру өчен инвалидларны стажировкага һәм әлеге категория гражданнар өчен эш урыннарын җиһазландыруга акча бүлеп бирелә. 5 ел эшләү дәверендә инвалидларны стажировкалау чараларында 600 кеше катнашты. Инвалидлар өчен 110 эш урыны җиһазландыру планлаштырылган 125 эш бирүчегә 9,5 миллион сум субсидия бирелгән.

- Киләсе акциянең төп бурычы - актуаль проблемаларны ачыклау һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле гражданнарга һәрьяклап ярдәм күрсәтү, әлеге категориядәге гражданнар өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре үткәрә торган чаралар турында мәгълүмат бирү (хезмәт базарында эшкә урнашуга һәм социаль адаптацияләүгә ярдәм итү, профориентация эше турында), - дип аңлата республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - Нәкъ менә инвалидлыгы булган гражданнарны социаль адаптацияләү бурычларын комплекслы хәл итү өчен атна дәвамында республика шәһәр һәм районнарының мәшгульлек үзәкләрендә төрле чаралар узачак. Бу эш һәм уку урыннары вакансияләренең махсуслаштырылган ярминкәләре дә, "түгәрәк өстәлләр" дә. Аларны мәшгульлек үзәкләре белгечләре эш бирүчеләр белән берлектә, Медик-социаль экспертиза бюросы һәм хакимият вәкилләре белән берлектә үткәрәчәк. Болар - эш эзләү буенча төрле осталык дәресләре дә, "кайнар линия" телефоннары буенча консультацияләр дә, ә инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен - һөнәр сайлау буенча профориентацион чаралар да.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: эш бирүчеләрне инвалидлар өчен эш урыннары булдыру һәм җиһазлау өчен субсидияләү төбәк бюджеты хисабына алып барыла:
- инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары оештыруга (III группа инвалидны эшкә урнаштырганда - 80 мең сумга кадәр, I һәм II группа инвалидларга - 100 мең сумга кадәр бүлеп бирелә);
- инвалид эш урынына тоткарлыксыз үтсен өчен кирәкле инфраструктура булдыруга - 100 мең сумга кадәр;
- инвалидларка эш урынында остаз билгеләүгә - аена 22,9 мең сум.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас