Аларның 10 300се (92,8%) уллыкка-кызлыкка алган гаиләләрдә тәрбияләнә. Бу хакта Дәүләт җыелышының Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты утырышында республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Анна Таболина хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Башкортстан мондый гаиләләрдә яшәүче балалар саны буенча Русиянең башка субъектлары арасында уртача дәрәҗәдә тора. Гомумән, республикада ятим балалар саны кими, бу, күбесенчә, балалар санының гомум кимүенә бәйле. Төбәкнең социаль банкында тәрбиягә бирелү мөмкинлеге каралган 799 бала турында мәгълүмат бар. Быел аларның саны 32 процентка кимеде, шул исәптән актив рәвештә тәрбиягә бала алган гаиләләр саны арту сәбәпле дә. Бу процесска балаларның яше, туганнары булу (балаларның 40%ы), авыру балалар булу һәм башкалар комачаулый.
Башкортстанда социаль ятимнәр саны 61% тәшкил итә, бу уртача Русия дәрәҗәсеннән түбән (70%). Республикада ятимнәрне ачыклау процессы дәвам итә, агымдагы елның 9 аенда 901 бала ачыкланган, шуларның 30%ы - тома ятим. Быел уллыкка 50 бала тапшырылган, бу алдагы елларга караганда азрак. 2020 елдан бер бала да чит ил гражданнарына бирелмәгән.
Фото: funart.pro