+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
5 декабрь 2022, 15:44

Башкортстанда ата-аналар өчен мәктәп ачыла

"Русия лидерлары" идарәчеләре конкурсының 4нче сезоны суперфиналисты - "Русия - мөмкинлекләр иле" Президент платформасының флагман проекты - Динар Габдрахманов "Аңлы ата-аналар мәктәбе" яңа белем бирү программасына старт бирә. Проект 2023 елда Башкортстан Республикасында башлана, әмма бөтен ил буйлап таралу перспективасы бар.

Башкортстанда ата-аналар өчен мәктәп ачылаБашкортстанда ата-аналар өчен мәктәп ачыла
Башкортстанда ата-аналар өчен мәктәп ачыла

2023 елда Башкортостан Республикасында "Аңлы ата-ана мәктәбе" белем бирү программасы эшли башлый. Ул әле гаилә төзергә генә җыенган яшь кешеләр өчен, икенче һәм аннан соңгы бала тууны планлаштыручы инде өлкән парлар өчен билгеләнгән. Программада катнашучылар балалар буллыруга физиологик һәм психологик яктан әзерләнү һәм бәхетле ата-аналарга әверелү хакында мәгълүмат алачак. Бу хакта проектның авторы, Республика клиник перинаталь үзәге акушер-гинекологы - "Сәламәтлек саклау" трегы җиңүчесе һәм "Русия лидерлары" идарәчеләре конкурсының дүртенче сезоны суперфиналчысы Динар Габдрахманов хәбәр итә.

- Бүгенге көндә гаилә парларының күбесе көтмәгәндә ата-ана була. Мисал өчен, Башкортстанда ир белән хатынның нибары 20 проценты гына йөклелек алдыннан әзерлек уза, ә бу бик тә аз. Йөклелек һәм бала тудыру аңлы рәвештә булганда, бала сәламәт туачак һәм аның дөньяга килүенә гаилә әзер булачак.

"Аңлы ата-аналар мәктәбе" оешмасы бу хакта лекцияләр һәм мастер-класслар сериясен әзерләячәк, зур тираж белән мәгълүмати буклетлар чыгарачак һәм видеороликлар булдырачак. Динар Габдрахманов сүзләренчә, әлеге проект 2023 ел ахырына инде яшь гаилә парларын, ким дигәндә, 2 тапкыр арттырырга ярдәм итәчәк.

"Аңлы ата-аналар мәктәбе" проекты Русия Дәүләт думасы каршындагы Яшьләр парламентын сәламәтлек саклау буенча эксперт советы ярдәмен алды. Аның белән шулай ук илнең кайбер башка төбәкләре дә кызыксына башлады.

Фото: лидерыроссии.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас