

Максим Забелин сүзләренчә, яңа елга түләүләргә гаилә әгъзалары да исәп тота ала. Алар - рәсми никахта торган хатыннар, Русиянең теләсә кайсы уку йортында белем алучы балигъ булмаган балалар һәм студентлар. Ата-аналар исемлеккә керми. Ир белән хатын аерылышканда, түләү балаларга гына тиеш.
Акча алу өчен халыкка МФЦның теләсә кайсы офисында, социаль яклау идарәсендә яки онлайнда - Дәүләт хезмәтләре аша гариза бирергә кирәк. Документлардан бары тик военкоматтан белешмә генә кирәк, ә бала башка төбәктә укыса - уку йортыннан белешмә кирәк. Гаилә , хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында вәгъдә итүләренчә, акчалар 26 декабрьгә кадәр, мобилизацияләнгән кешенең картасына күчереләчәк.
Моннан тыш, Сәламәтлек саклау министрлыгытарафыннан мобилизацияләнгән һәм гаилә әгъзаларын шифаханә-курорт дәвалау алгоритмы эшләнә. Башкортстан бюджетыннан түләүләргә 400 миллион сум акча бүленгән.
Фото: 72.ru