+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
7 декабрь 2022, 06:20

Быел 62 мең кеше эшкә урнаштырылган

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова 2022 елның 11 ае эчендә хезмәт базары торышының якынча нәтиҗәләрен хәбәр итте.

Быел 62 мең кеше эшкә урнаштырылганБыел 62 мең кеше эшкә урнаштырылган
Быел 62 мең кеше эшкә урнаштырылган
Министр билгеләп үткәнчә, агымдагы елда республиканың мәшгульлек үзәкләренә эш эзләүдә ярдәм сорап 102,3 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре ярдәме белән шул ук чорда 62,2 мең кеше эш тапкан. 24 ноябрьгә эшкә урнашу дәрәҗәсе 60,8 процент тәшкил итте.

– Республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе бүген 0,88 процент тәшкил итә (ел башында ул 1,17 процент иде, ягъни ел башы белән чагыштырганда 0,29 процентка кимеде), - дип дәвам итте Ленара Иванова. – МОТ методологиясе буенча эшсез гражданнар саны ел башыннан 28,5 процентка яки 23,7 мең кешегә - 83,2 дән 59,5 мең кешегә кадәр кимеде. Республика хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты агымдагы ел башыннан бирле үзгәрмәде һәм 0,5 не тәшкил итте (Русиядә 1 ноябрьгә – 0,4, Идел буе федераль округында – 0,3).

Предприятиеләрдә эштән азат ителү куркынычын киметү буенча да уңай үзгәрешләр бар. Июль ахырында тулы булмаган эш белән тәэмин итүнең иң югары ноктасы теркәлгән булса ( эштән китү куркынычы 20 мең кешегә янаган), хәзерге вакытта 38,5 процент яки 7,7 мең кешегә кимегән.

Министр билгеләп үткәнчә, килеп туган шартларда республиканың мәшгульлек үзәкләре яңа форматта эшли, тиешле профилактика чаралары күрелә.

Фото: phonoteka.org

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас