

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров алданган өлешчеләр проблемасын тизрәк хәл итәргә кирәклеген билгеләде һәм республика Башлыгы Радий Хәбировның бу мәсьәләне киләсе елга ябу бурычын куюы хакында да искәртте.
- Алданган өлешчеләрне торак белән тәэмин итүнең нәтиҗәле механизмнарының берсе - масштаблы инвестиция проектларын төзүчеләр тарафыннан гамәлгә ашыру кысаларында фатирлар бирү. Әлеге проект ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруда да уңай роль уйнаячак. Аларга масштаблы инвестиция проекты инициаторы тарафыннан төзелгән, яки сатып алынган торак бирелергә мөмкин. Бу ятим балаларны бюджет акчаларын җәлеп итмичә торак белән тәэмин итү бурычын өлешчә киметергә мөмкинлек бирәчәк, - диде Андрей Назаров.
Төбәкнең төзелеш министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин Башкортстан Республикасында инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турындагы карарга үзгәрешләр кертү турында җентекләп сөйләде. Проект нигезендә масштаблы инвестиция проектын гамәлгә ашыручы юридик берәмлекләргә җир кишәрлекләрен арендага торглар үткәрмичә генә бирү шартлары киңәя. Моннан тыш, карар масштаблы инвестиция проектын гамәлгә ашыру кысаларында ятим балаларга республика милкенә тапшырыла торган торак урыннарның минималь күләмен һәм минималь мәйданын билгеләү тәртибе белән тулыландырыла.
Фото: utv.ru