+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
20 декабрь 2022, 15:13

Җәмәгать транспортында йөрү өчен ташламалар сакланачак

Башкортстанда 2023 елга бюджетта транспортта ташламалы йөрүгә 1,5 миллиард сум акча бүленгән. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова БСТ каналында узган "2023 елда Башкортстан бюджеты" брифингында белдерде.

Җәмәгать транспортында йөрү өчен ташламалар сакланачакҖәмәгать транспортында йөрү өчен ташламалар сакланачак
Җәмәгать транспортында йөрү өчен ташламалар сакланачак

2023 елга бюджетта Башкортстанда җәмәгать транспортында йөрү өчен ташламалар тулысынча сакланган. Бу максатларга 1,5 миллиард сум бүлеп бирелгән. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова хәбәр итте.

Башкортстанның Финанс министрлыгы әзерләгән 2023 елга бюджет турындагы закон 15 декабрьдә түбәндәге параметрлар белән кабул ителде: керемнәр - 267,3 миллиард сум, чыгымнар - 285,1 миллиард сум, дефицит - 17,8 миллиард сум.

Фото: bashinform.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас