+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
28 декабрь 2022, 10:05

Кушнаренкода пансионат төзеләчәк

Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында Кушнаренко районының Канлы авылында 36 койка-урынга исәпләнгән һәм дәүләтнеке булмаган пансионат төзу турында концессион килешүгә кул куелды.

Кушнаренкода пансионат төзеләчәкКушнаренкода пансионат төзеләчәк
Кушнаренкода пансионат төзеләчәк


Әлеге проектның инвесторы - «Ышаныч-Кушнаренко» җәмгыяте. Проектны гамәлгә ашыру өстәмә рәвештә 20дән дә ким булмаган эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Концессион килешүнең гамәлдә булу вакыты - 40 ел.

Килешү шартлары буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкару өчен концессионерга дәүләт милкендәге күчемсез милек объектлары һәм җир кишәрлекләре тулысынча файдалануга тапшырыла. Пансионат ачылганнан соң, мохтаҗ гражданнарга стационар социаль хезмәтләр күрсәтү өчен ел саен 3,9 миллион сум күләмендә субсидия биреләчәк. Сүз дәүләт өлешчә дотацияли торган койка-урыннар турында бара. 36 койка-урынның 23е Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүнең стационар формасына мохтаҗ дип табылган гражданнар белән тәэмин ителәчәк, ягъни алар төбәк бюджетыннан түләнәчәк. Калган 13 урын коммерция нигезендә тутырылачак.

Инвестиция акчаларын кайтару срогы - 12 ел. Якындагы ике ел дәвамында концессионер объектны реконструкцияләячәк, җиһазлар сатып алачак һәм объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алачак. Реконструкциядән соң социаль объектның мәйданы 456 квадрат метрга артачак һәм 779 квадрат метр тәшкил итәчәк.

"Ышаныч-Кушнаренко" проектка кертелгән акчаларны 20,1 миллион сумга бәяли, шуның 8,1 миллион сумы – үз акчалары, 6 миллион сумы – грант хисабына һәм тагын шул кадәр үк күләмдә заем акчалары.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас