+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
30 Декабря 2022, 16:04

"Теләкләр чыршысы" - гамәлдә

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашты.

"Теләкләр чыршысы" - гамәлдә"Теләкләр чыршысы" - гамәлдә
"Теләкләр чыршысы" - гамәлдә

Андрей Назаров "Теләкләр чыршысы" акциясе кысаларында республикада яшәүче 3 баланың хыялын тормышка ашырачак. Сигез яшьлек Илнур - "Алиса" колонкасы, 14 яшьлек Софья - гитара, ә 13 яшьлек Альберт смартфон турында хыяллана. Республика Хөкүмәте Премьер-министры республиканың барлык балаларын Яңа ел белән котлады һәм һәр бала үзенең хыялын тормышка ашыруга лаеклы булуын билгеләп үтте.

- Безнең бурыч - балаларыбызның барлык хыялларын мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашыру. Шуңа күрә күп кенә коллегаларыбыз "Теләкләр чыршысы"нда катнаша. Безнең республика тотрыклы һәм хәвефсез төбәк булып кала. Быел экология, сәнәгатьне үстерү, инвестицияләр җәлеп итү буенча күп эшләр башкарылды. Күпчелек күрсәткечләр буенча без - ил буенча лидерлар исәбендә. Бу Башкортстанның кешеләр тормышы өчен иң яхшы төбәк булуына тагын бер адым. Максатка таба баруыбызны дәвам итәрбез. Команда бердәм эшкә, барлык каршылыкларны җиңәргә һәм республика Башлыгы һәм Русия Президенты куйган максатларга ирешергә әзер. Махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызның балаларына аерым игътибар бирәбез. Ышанам, барысы да яхшы тәмамланыр, барысы да исән-сау әйләнеп кайтыр һәм безнең ил тагын да көчлерәк булачак, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

"Теләкләр чыршысы" - гамәлдә
"Теләкләр чыршысы" - гамәлдә
"Теләкләр чыршысы" - гамәлдә
"Теләкләр чыршысы" - гамәлдә
"Теләкләр чыршысы" - гамәлдә
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас