“Бу бала 2023 елның 1 гыйнварында 00 сәгать 40 минутта безнең республикада беренчеләрдән булып туды.
Кызчыкның авырлыгы - 3240 грамм, буе - 51 сантиметр. Сәламәтлеге яхшы, диләр.
Кызның әти-әнисе - Нефтекамадан Айгөл һәм Динис Биковлар. Бу - аларның гаиләсендә 3,5 яшьлек олы улларыннан соң икенче бала.
Яңа ел төнендә Башкортстанда барлыгы 14 бала - 8 малай һәм 6 кыз туган.
Барыгызны да котлыйм! Бәхет һәм тынычлык телим!
Ә медикларга аерым рәхмәт әйтәм, һәрвакыт постта - эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә. Рәхмәт!” – дип яза Радий Хәбиров.
Фото: vk.com/radiyhabirov