Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль ярдәм күрсәтү чараларына юнәлтелә торган акчалар күләме ел саен арта бара. 2021 елдагы белән чагыштырганда, 2022 елда социаль ярдәм күрсәтү чараларын финанслау 8 процентка арткан. Бу шул исәптән социаль ярдәмнең яңа чараларын кертү белән дә бәйле.
Әйтик, 2022 елның апреленнән халыкны социаль яклау республика үзәге тарафыннан Луганск һәм Донецк Халык Республикалары һәм Украина территориясеннән китәргә мәҗбүр булган гражданнарга 10 мең сум күләмендә түләүләр оештырылды.
- Гомумән, бу чорда республикага ЛХР, ДХР һәм Украина территорияләреннән мең ярымга якын кеше килде, - дип билгеләде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм хаоыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - Аларның яртысы диярлек вакытлыча урнаштыру пунктларында, тагын шулкадәр үк мөстәкыйль яши. Һәм нәкъ менә безнең министрлык командасы бүгенге көнгә кадәр Русиянең яңа гражданнары белән эшләүне координацияли, чөнки килгән һәр кешенең үз тормыш тарихы, карашлары һәм проблемалары бар. Өлкәннәрнең күпчелек өлеше хәзерге вакытта инде эшли.
2022 ел ахырында "Гражданнар белән үзара хезмәттәшлекнең бердәм контакт-үзәге" эшли башлады. Хәзер социаль ярдәм чаралары буенча бөтен мәгълүматны (Гаилә һәм хезмәт министрлыгы линиясе буенча гына түгел, шулай ук Пенсия фонды линиясе буенча һәм ФСС линиясе буенча) көн саен 8 (800) 600-00-00 (эш көннәрендә тәүлек буе, ял көннәрендә 7.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр) бердәм номер буенча алырга мөмкин.
Яңа ел яңалыклары турында сөйләсәк, 2023 елның 1 гыйнварыннан бөтен ил буйлап, шул исәптән Башкортстанда да бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособие кертеләчәк.
Мөһим! Бердәм пособие керткәндә күчеш чоры каралган. Гаиләләр билгеләнгән чор тәмамланганчы элекке түләүләрне саклап калырга яисә яңа пособиегә күчәргә хокуклы.
Фото: bashinform.ru