+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
4 гыйнвар 2023, 18:50

Радий Хәбиров Гафури районында сәфәрдә

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Гафури районына эш сәфәре белән барды.

Радий Хәбиров Гафури районында сәфәрдә
Радий Хәбиров Гафури районында сәфәрдә

4 гыйнварда Гафури районына эш сәфәре кысаларында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров беренче чиратта Красноусол авылындагы “Тор” исемен йөртүче миномёт батареясы командиры, Шәйморатов батальоны хәрби хезмәткәренең гаиләсен Яңа ел белән котларга керде. Элегрәк, Донбасска булганда, Радий Хәбиров, әлеге хезмәткәргә Гафури районына барып, туганнарының хәлен белергә вәгъдә иткән иде.

Гафури районында туып-үскән офицер - хәзер хәрби хәрәкәтләр ветераны. 2022 елның декабрендә Башкортстан Башлыгы указы белән ул махсус хәрби операция вакытында күрсәткән батырлыгы өчен генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде. Хатыны белән бергә алар өч бала тәрбияли.

"Тор" позывноен йөртүче якташыбыз - чын сугышчы, хәрби бурычларны бик лаеклы үти, генерал Шәйморатов ордены белән дә бүләкләнде. Аның гаиләсе искиткеч матур - хатыны һәм әтисе белән бик горурланучы өч кечкенә кызы бар. Башка хәрби хезмәткәрләрнең балалары кебек үк. Егетләр, җиңү яулап, исән-сау өегезгә әйләнеп кайтыгыз", - дип яза Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.

Төбәк җитәкчесе шулай ук гаиләнең нинди ярдәм алуы, өстәмә ярдәм кирәк булу-булмавы белән дә кызыксынды. Хәрби хезмәткәрнең хатыны үзләрен кайгырту һәм игътибар белән чолгап алулары турында сөйләде. Радий Хәбиров хәрби хезмәткәрнең гаиләсен Яңа ел белән котлады һәм балаларга бүләкләр тапшырды.

***

Красноусол авылында төбәк җитәкчесе элекке пыяла заводы мәйданчыгын да карады. Бинаны 1752 елда төзегәннәр һәм 150 елга якын анда бакыр эретелгән. 1893 елда заводны пыяла җитештерүгә күчерәләр. Бөек Ватан сугышы елларында биредә Гомель пыяла заводы урнашкан. 2007 елда предприятие, продукциягә ихтыяҗ түбән булу сәбәпле, ябылды. Хәзер аның биналарының бер өлеше мәдәни мирас объектларына карый.

"Иске биналар тарихи һәм туристлык ягыннан кызыксыну уята. Без монда Мәләвез районындагы элекке Воскресенск бакыр эретү заводы территориясендә эшләгән объектка охшаш объект булдырырга планлаштырабыз. Башкортстан шәһәрләрен үстерү институтын җәлеп итеп, сәнәгать туризмы өчен шартлар тудырачакбыз. Мондый заводлар - халкыбызның, ата-бабаларыбызның байлыгы, аларны саклап калырга тырышачакбыз", - дип яза Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.

Радий Хәбиров Гафури районы җитәкчелеге белән бүген муниципаль милектә булган җитештерү мәйданчыгын реконструкцияләү буенча планнар турында фикер алышты.

***

Арытаба төбәк җитәкчесе икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре җитештерү предприятиесе кибетендә дә булды. Ел саен 15 кешелек коллектив 800 тонна продукция чыгара. Аны Гафури, Стәрлетамак, Ишембай, Архангель һәм Авыргазы районнарының торак пунктларында саталар. Азык-төлекне китерү өчен автопарк булдырылган. Төбәк җитәкчесе икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре ассортименты белән танышты һәм кибет хезмәткәрләре белән аралашты.

Фото: социаль челтәрләрдән, glavarb.ru

Радий Хәбиров Гафури районында сәфәрдә
Радий Хәбиров Гафури районында сәфәрдә
Радий Хәбиров Гафури районында сәфәрдә
Радий Хәбиров Гафури районында сәфәрдә
Радий Хәбиров Гафури районында сәфәрдә
Радий Хәбиров Гафури районында сәфәрдә
Радий Хәбиров Гафури районында сәфәрдә
Радий Хәбиров Гафури районында сәфәрдә
Радий Хәбиров Гафури районында сәфәрдә
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: