+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
5 гыйнвар 2023, 12:59

"Дәүләт хезмәтләре" электрон мәйданчыкларга күчә

Башкортстан киңкүләм социаль әһәмиятле дәүләт хезмәтләрен бердәм "Дәүләт хезмәтләре" порталында электрон рәвешкә күчерү буенча ТОП-10 исемлегенә керде.

"Дәүләт хезмәтләре" электрон мәйданчыкларга күчә
"Дәүләт хезмәтләре" электрон мәйданчыкларга күчә

Статистиканы Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко китерде. Федераль хезмәтләр өчен елга 100 меңнән артык гариза кергән һәм төбәк-муниципаль хезмәтләр өчен елына 40 меңнән артык гариза булган сервислар социаль әһәмияткә ия хезмәтләр булып санала. Андыйлар дип, мәсәлән, баланың тууын теркәү, пенсияләр билгеләү, чит ил паспорты бирү, түгәрәкләргә һәм секцияләргә язылу, балаларга түләүләр билгеләү һәм башкалар санала.

- 2019 елдан башлап хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча актив эш алып бара башладык. 2022 ел ахырына кадәр барлык социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон форматка күчерү буенча проект башка төбәкләрдә дә президент Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырыла. Мондый хезмәтләр исемлегендә ким дигәндә 160 позиция бар, - дип хәбәр итте Башкортстанның санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Халык өчен әһәмиятле хезмәтләрне бердәм "Дәүләт хезмәтләре" порталының гомум мәйданчыгына күчерү аларны хакимият органына, яки МФЦга шәхсән бармыйча рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә һәм дәүләт идарәсен санлаштыру принципларының берсе булып тора.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: