+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
6 гыйнвар 2023, 13:59

Бер гаилә дә ярдәмсез калмаячак

Мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләренә Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан ярдәм чаралары күрсәтелә.

Бер гаилә дә ярдәмсез калмаячак
Бер гаилә дә ярдәмсез калмаячак

Акчалата эквивалентта мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү чарасы булып, мобилизацияләнгәннәрнең керемен исәпкә алмыйча, пособиеләр тора.

Төбәк һәм федераль Хөкүмәт тарафыннан мобилизацияләнгәннәрнең керемен исәпкә алмау турында карар кабул ителгән. 10 ярдәм чарасының 4се 2023 елның 1 гыйнварыннан соң бердәм пособиегә күчә. Шуңа бәйле рәвештә, 2023 елда яңа кагыйдәләр социаль ярдәм чараларының калган 6 төренә кагылачак:

  күпбалалы гаиләләрнең аерым категорияләренә айлык пособие (сүз 4нче бала өчен 1,5 мең сум күләмендә, 5нче һәм аннан соңгы балалар өчен 2 мең сум күләмендә пособиеләр турында);
  16 (18) яшькә кадәр балага айлык пособие;
  күпбалалы гаиләләр өчен торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча айлык компенсация;
  өч яшькә җиткәнче бер үк вакытта ике һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә айлык балалар пособиесе;
  социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме,
  «Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында» Федераль законда билгеләнгән беренче бала яки икенче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле ана (гаилә) капиталы акчаларыннан айлык түләү.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, беренче 4 чара билгеләнгәндә, ярдәмгә мобилизацияләнгән гражданинның да, ирекле гражданның да, Росгвардия хәрби хезмәткәренең дә кереме исәпкә алынмый, ә калган 2 чара билгеләнгәндә - исәпкә алына. Социаль ярдәмнең беренче 5 чарасын билгеләгән өчен халыкны социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә, ана капиталы акчаларыннан түләүләр билгеләү, шулай ук 2023 елның 1 гыйнварыннан соң Бердәм пособиене үз эченә Русия Пенсия фонды белән Социаль страховка фонды функцияләрен берләштергән Русия Пенсия һәм социаль страховкалауның бердәм фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең чираттагы мөһим чарасы - бу өйдә бушлай социаль хезмәтләр күрсәтү, картлар һәм психоневрологик интернатлар йортларына чиратсыз урнаштыру. Әлеге ярдәм чараларын алу өчен республика социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең 8-800-775-00-14 "кайнар линия"ләренә шалтыратырга кирәк.

Социаль хезмәтләрне алуга мохтаҗ дип тану өчен шулай ук үз районың яки шәһәрнең социаль координаторлары хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Республиканың социаль координаторлары исемлеге биредә: http://rcson.mintrudrb.ru/posts/204348

Хәзерге вакытта республикада өйдә бушлай социаль хезмәтләр күрсәтү буенча ярдәм чараларыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның 180нән артык гаилә әгъзасы файдалана. Шул исәптән өлкән яшьтәге гражданнар - 170 кеше, инвалидлар - 10, балалы һәм (яисә) инвалид балалары булган ата-аналар - 3 кеше.

Фото: bashinform.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: