+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
7 гыйнвар 2023, 12:15

Өлкәннәр өчен кызыклы проект

"Башкортстанда озын гомерлелек" — өлкән яшьтәге Башкортстан халкы катнаша ала торган социаль проект.

Өлкәннәр өчен кызыклы проект
Өлкәннәр өчен кызыклы проект
Бер көнлек экскурсияләрдә пенсионерлар табигать һәйкәлләрен, музейларны карый, тарихи һәм дини объектлар белән таныша ала. Проектта катнашу — бушлай.

Мәсәлән, Өлкәннәр көне уңаеннан Күмертау шәһәренең Маячный авылы китапханәсендә халыкка проект турында сөйләделәр. Алар Шүлгәнташ мәгарәсе буенча виртуаль экскурсиядә, онлайн рәвештә Шумилово шарлавыкларында һәм Торатау геопаркында булды: https://vk.com/wall-133074521_310.

Балтачлыларның өлкән буыны Югары Яркәй авылында Муса Гәрәев музеен карый алды:
https://vk.com/wall-1225921_290033.

"Бөрегә — сәүдәгәрләр янына кунакка!" дип аталучы туристлык программасы белән Тәтешле районының 40 пенсионеры танышты:
https://vk.com/wall-206814084_362.

Проект 2020 елдан республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән тормышка ашырыла. Проектта катнашу өчен сайтта теркәлергә, яки яшәү урыны буенча муниципалитет хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Проект турында мәгълүмат шушы сайтта https://долголетие.соцтуризмрб.рф/.
 

Фото: api.bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: