- Без гаиләләр белән нәтиҗәле эш алып баруны дәвам итәбез, - ди Башкортстан Республикасының гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - Бурыч - балалар учреждениеләрдә түгел, ә гаиләләрдә яшәсен - элеккечә, беренче урында кала. Республикада ятим балалар өчен барлыгы 18 учреждение бар, шуларның 17се - безнең карамакта. Федераль "юл картасы" нигезендә субъектларга барлык оешмаларның бердәм ведомство карамагында булуы турында карар кабул итәргә тәкъдим ителде, шуңа күрә 2023 елның 1 гыйнварыннан Балалар йорты шулай ук безнең министрлык карамагына күчәчәк, - дип билгеләде Ленара Иванова.
Гадәттәгечә, Башкортстан гаиләләре Бөтенрусия конкурсларыннан җиңүләр белән кайта. 2022 ел да искәрмә булмады. “Ел гаиләсе – 2022” бөтенрусия конкурсында “Авыл гаиләсе” номинациясендә Тәтешле районыннан Муллахмәтовлар гаиләсе җиңүче булды. “Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2022” конкурсында "Иҗади гаилә" номинациясендә Мәләвез районыннан Абдуллиннар гаиләсе җиңүче булды.
Узып киткән ел ахырына Мәскәүдән Уфа шәһәр хакимиятенең Опека һәм попечительлек идарәсе командасы да җиңү яулап кайтты. "Бала ягында" беренче Бөтенрусия конкурсында Уфадан коллегаларыбыз "Мәгълүмати технологияләр лидеры" номинациясендә иң яхшылары булды, ә идарәнең юридик бүлеге башлыгы Владислав Жирнов "Судта балалар хокукларын яклау" номинациясендә җиңде.