+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
9 гыйнвар 2023, 07:40

2022 ел инвалидларны тернәкләндерү өлкәсендә уңышлы булды

Былтыр Башкортстаның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы "ВЭБ РФ" дәүләт корпорациясе һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы белән берлектә, социаль йогынты ясауның мөһим проектларын (ПСВ) эшли башлады.

2022 ел инвалидларны тернәкләндерү өлкәсендә уңышлы булды
2022 ел инвалидларны тернәкләндерү өлкәсендә уңышлы булды
Беренчесе - психик тайпылышлары булган кешеләр өчен файдалы көндезге мәшгульлек үзәкләрен (остаханәләр белән) булдыруга, ә икенчесе инвалидларны эшкә урнаштыруга кагыла.

- Хәзер төп бурыч – инвесторлар табу, - ди гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - Инвестицияләр кире кайтачак! Бу - ПСВларның хәйрия эшеннән аермасы. Гомумән, инвалидларга килгәндә, бу ел чыннан да уңышлы булды. Гыйнвар аеннан "Киртәләрне җимереп" форум-күргәзмәсе идеясе турында уйлана башладык, һәм ноябрьдә аны эшләдек!

Реабилитация җиһазлары җитештерүне үстерү темасын без Башкортстанның Сәнәгать министрлыгы белән берлектә республика Башлыгы йөкләмәсе буенча быел да алга этәрәчәкбез, анда әйләнеп кайтачакбыз.

2022 ел дәвамында без республикада социаль һәм хезмәт интеграциясе мультиүзәген булдыру идеясе белән яшәдек. Барысы да бар (Башкортстан Хөкүмәте дәрәҗәсендә кабул ителгән карар, идеология, команда), әмма әлегә бина юк. Ирина Дрозденконың "Ломая барьеры" форумында ясаган чыгышыннан соң, республика Хөкүмәте Премьер-министры, һичшиксез, Мультиүзәк бездә булырга тиеш, дип белдерде.

Октябрь аенда Уфада DeafSkills Икенче милли чемпионаты узды. Ишетү сәләте бозылган балалар, илебезнең 50 субъектыннан яшь профессионаллар төрле компетенцияләрдә көрәшергә җыелды. Безнекеләр Мәскәүдән соң команда зачетында икенче урынны алды. Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыятенә аны Уфада үткәрү карары өчен рәхмәт белдерәбез!

Ниһаять, былтыр Аскын боз мәгарәсенә юлда баскыч төзелеше тәмамланды. Магнитогорск металлургия комбинатына - металл өчен, ә Гүзәл Хәмитовага эшләп бетергәне өчен рәхмәт! - диде Ленара Иванова.

Үткән елда Башкортстанда инвалид балаларны реабилитацияләүгә сертификатлар һәм техник реабилитация чараларына сертификатлар бирү дәвам ителде. Әйтик, реабилитация өчен гомум суммасы 55,5 млн. сумлык 1332 сертификат һәм реабилитациянең техник чаралары өчен гомум суммасы 15 млн. сумнан артып киткән 1144 сертификат бирелгән.

«Уңайлы мохит» дәүләт программасы турында сөйләсәк, былтыр Башкортстанда 20 өстенлекле социаль объект адаптацияләнде, шул исәптән социаль яклау өлкәсендә – 12; мәдәният өлкәсендә – 4; спортта – 1; сәламәтлек саклау өлкәсендә – 3. 2022 елга өстенлекле социаль объектларның 81% адаптацияләү күрсәткеченең реестрга кертелгән гомум санына (реестрда барлыгы 750дән артык объект) ирешелгән, 2022 елга «Уңайлы мохит» дәүләт программасын финанслау күләме 38,5 млн сум тәшкил иткән.

Фото: zabota065.msp.midural.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: