-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
16 гыйнвар 2023, 21:06

"Инцидент менеджмент"та мөрәҗәгатьләр арткан

9 гыйнвардан 15 гыйнварга кадәр Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгенең мәгълүмати системалары (ЦУР) - "Инцидент менеджмент" һәм "Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез" кире элемтә платформасы халыкның 6 123 хәбәрен теркәгән.

"Инцидент менеджмент"та мөрәҗәгатьләр арткан
"Инцидент менеджмент"та мөрәҗәгатьләр арткан

Бу хакта Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Мәсьәләләрнең күпчелеге торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча - 1 232. Нигездә кешеләр тарафыннан ЦУРда җылылык бирү сыйфаты буенча - 309, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр - 98, шулай ук электр буенча 94 сорау теркәлгән.

Радий Хәбиров брифинг оештырырга, кешеләргә Уфада һәм республика районнарында электр энергиясен сүндерү проблемаларын хәл итү буенча эшнең барышы турында мәгълүмат бирергә йөкләде.

Башкортстанның ЦУР мәгълүматлары буенча, юллар темасына мөрәҗәгатьләр саны кимеде - әлегә 808 хәбәр эшкәртүдә. Бу көчле кар яву чорының узуы белән аңлатыла, республиканың торак пунктларында юлларны чистарталар һәм кар чыгаралар.

9-15 гыйнварда социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләрнең топ-5 темасы арасында шулай ук төзекләндерү - 796, җәмәгать транспорты - 573 һәм социаль хезмәт күрсәтү - 435 кергән.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: