+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
16 гыйнвар 2023, 14:15

Владимир Путин да мактап китте

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы быел эшсезлеккә каршы көрәшкә федераль бюджеттан 1,4 миллиард сум акча алырга планлаштыра.

Владимир Путин да мактап китте
Владимир Путин да мактап китте
Бу хакта министр Ленара Иванова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, акча эш бирүчеләргә ярдәм итүнең конкрет чараларын тормышка ашыруга юнәлтеләчәк. Болар — һөнәри күнекмәләрне яңадан әзерләү һәм үзләштерү юлы белән гражданнарны эш белән тәэмин итүне саклап калу, вакытлыча эшкә урнаштыру, җәмәгать эшләрендә катнашу һәм башкалар.

"Икътисадка санкция басымы башлангач, без мәшгульлек үзәгенең эшен үзгәртә һәм аны превентив эш режимына күчерә алдык. Шуның аркасында без 1991 елдан башлап эшсезлек дәрәҗәсенең иң түбән күрсәткечләренә ирештек. 2022 елның гыйнвар–ноябренә эшсезлек дәрәҗәсе 2,8 процент дәрәҗәсендә теркәлгән, бу Русиядәге һәм Идел буе федераль округындагы белән чагыштырганда түбәнрәк. Төбәктә эшсезләр саны — 30 мең кешегә, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 1,5 тапкыр кимегән һәм кимүен дәвам итә. Икътисадта эшләүчеләр саны 1 миллион 844 мең кеше тәшкил иткән, төбәктәге барлык эшче көчнең 97,2 проценты. Эштән азат ителү куркынычы астында булган хезмәткәрләр саны 20 меңнән 10 меңгә кадәр кимеде”, — дип хәбәр итте министр.

Бу юнәлештә эш 2023 елда да дәвам ителәчәк, дип өстәде ул. Радий Хәбиров Ленара Ивановага һәм министрлык коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул, шулай ук, төбәкнең эшсезлеккә каршы көрәш өлкәсендәге уңай күрсәткечләрен 13 гыйнварда Башкортстанга сәфәре барышында Русия Президенты Владимир Путин да билгеләп үтте, — дип белдерде.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: