+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
17 гыйнвар 2023, 21:22

Офицер турындагы истәлек мәңге сакланачак

Бүген Тәтешле районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операция вакытында һәлак булган майор Ринат Гәрәевның гаиләсе янында булды.

Офицер турындагы истәлек мәңге сакланачак
Офицер турындагы истәлек мәңге сакланачак

Хәрби хезмәткәрнең әнисе Роза Садрислам кызы белән аралашканда Радий Хәбиров аңа чын сугышчы һәм патриот тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, офицер турындагы хәтер мәңгегә республика халкы күңелендә калачак.

Радий Хәбиров Тәтешле районы хакимиятенә Ринат Гәрәев истәлеген мәңгеләштерү һәм хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә ярдәм итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

- Без һәлак булган яугирләрнең ата-аналарына иң яхшы дәвалау учреждениеләрендә медицина һәм тернәкләндерү ярдәме күрсәтергә дигән карар кабул иттек. Мин сез тиешле ярдәм ала алсын өчен төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына йөкләмә бирәчәкмен, - диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы Ринат Гәрәевнең хатыны һәм балаларының кайда яшәүләре белән кызыксынды. Геройның өлкән абыйсы Вилмир Гәрәев әйтүенчә, энесенең хатыны һәм кечкенә ике улы Бурятиядә яшиләр икән.

Муниципалитет хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов Ринат Гәрәевның гаиләсе җәй көне Башкортстанга ялга кайтырга җыенуы хакында сөйләде. Радий Хәбиров, әгәр гаилә теләсә, аның республикага кайтуын оештырырга һәм бөтен кирәк-ярак белән ярдәм итәргә йөкләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: